«Гаҗәеп палеонтология»: «Прометей» клубында очрашу (18+)

12 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлегендә «Прометей» клубының чираттагы утырышы булды. Анда галим палеонтолог, язучы фантаст Кирилл Еськовның «Гаҗәеп палеонтология» китабы буенча фикер алышу узды. 
Чара барышында  катнашучылар, фәннең төрле өлкәләреннән күп күләмдә белешмә мәгълүматны туплап, Җир биосферасының бердәм үсеш картинасын булдырды. Зур кызыксыну белән «фәнни кухня»да булдылар һәм тормыш үсеше механизмнары турында белделәр.  Миллиард еллар дәвамында планетабызның ничек үзгәреш кичерүе турында ишетте. Галимнәрнең Җир йөзендә тормыш барлыкка килү һәм аның үсеше турында төрле карашлары буенча фикер алыштылар. Әлеге тема катнашучылар өчен шул дәрәҗәдә кызыклы булды, алар бу китап буенча фикер алышуны киләсе утырышта да дәвам итәргә карар кылдылар. 

Поделиться: